1 октябрьдән шәһәр мәктәпләренең I сыйныф укучылары өчен озынайтылган көн группаларында шахмат түгәрәкләре эшли башлый. Ул "Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасының беренчеләр өчен эшләнгән "Салават күпере" бүлеген үтәү йөзеннән баланың кече яшьтән аң үсешен, логик фикерләү сәләтен камилләштерү максатыннан оештырыла. Балалар белән педагоглар Римма Утягано-ва һәм Ринат Миргазов эшләячәк. Мәгариф идарәсе белгечләре түгәрәкләрне алып баруда кайбер проблемалар булуын искәртә. Бер мәктәптә берничә беренче сыйныф булу сәбәпле, укучыларның барысының да игътибарын җәлеп итү, шахмат уйнау серләренә өйрәтү өчен махсус күрсәтмә такталар, шахмат комплектлары җитми. Әлегә ул 2нче һәм 6нчы мәктәпләрдә генә кулланыла. Шунлыктан балалар аны өйдән алып килә ала. Бәлки ярдәм итүчеләр булыр...