"Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе соңгы елларда Татарстан спорт мәктәпләре арасында укыту-тәрбия эшләре буенча лидерлар рәтендә. Ул быел да укыту-тәрбия эшләре куелышы буенча республика смотр-конкурсында III урынга лаек дип табылды.
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!