Район җитәкчелеге мәктәпләр, балалар бакчаларын төзекләндерүне өстенлекле юнәлеш итте. “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасын өч ел дәвамында тормышка ашыра барып, 18 балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде, аларга икенче сулыш өрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерүгә җирле бюджет средстволарыннан тыш, химаячеләр һәм башка төр ярдәм тотыла. Район башлыгы башлангычы белән балалар бакчаларындагы беренче чиратта хәл итәсе проблемаларны бетерү өчен аларга предприятие, оешмалар беркетелде. Быел гына да алар тарафыннан зур эшләр башкарылды.
Узган җомгада балалар бакчалары мөдирләре һәм предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә район башлыгы әлеге мөһим эшкә үз өлешен керткән барлык җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Бакчаларда хәл итәсе мәсьәләләр әле җитәрлек, шуңа күрә бакча һәм оешмалар хезмәттәшлеге дәвам итәчәк. Киңәшмәдә район башлыгы кайсы бакчада нинди оешма тарафыннан башкарылган эшләрнең һәркайсын саналды, хәл итәселәрен билгеләде. Бакча мөдирләре үз чиратында мондый игелекле эш өчен зур эшләр оешма җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.
“Тату гаилә” бакчасы мөдире Татьяна Юдина бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге затның район мәгариф үсешенә керткән өлеше зур. Тәрбиячедән башлап бакча мөдиренә кадәр күтәрелеп, әлеге вазифаны күпләргә үрнәк булырлык итеп башкаручы хезмәт ветеранының ташып торган энергиясенә сокланырлык. Яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне һәм юбилее уңаеннан Татьяна Юдинага район башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.