Узган атнада район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында өлкәннәр советының чираттагы утырышы мәшгульлек үзәгендә узды. Аның биредә узуы очраклы түгел, чөнки анда зур күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде, белгечләр өчен тагын да уңайлы эш шартлары тудырылды. Бинада үткәрелгән эшләр, районда халыкның эш белән тәэмин ителеше турында үзәк директоры Александр Тулынин һәм шәһәр предприятиеләреннән килгән вәкилләр сөйләде. Өлкәннәрне эшсезлек буенча субсидия күләме, «Мефро уилз Руссия - Зәй заводы»нда үзгәртеп корулар башлангач эшчеләрнең нәрсә белән мәшгуль булачагы, шәһәрнең чисталык торышы белән дә кызыксынды. Алар һәр проблемага карата үз фикерен, теләк-тәкъдимнәрен белдерде.