«Универсиада уздыру – Татарстан тарихында һәм аның үсешендә гаять әһәмиятле вакыйга, мөһим чор. Казан бу көннәрдә дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиаданы иң югары халыкара стандартлар дәрәҗәсендә уздыру – безнең бурычыбыз».
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасыннан.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага 170 көн калып бара. Ул масштабы һәм мөһимлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң беренчелекне били. Тәүге Универсиада 1959 елда Италиянең Турин шәһәрендә үтә. Безнең илдә уеннар Мәскәүдә 1973 елда уздырылган. Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге уеннар хәзерге Россия тарихында беренче зур масштаблы, комплекслы спорт чарасы буларак тарихка кереп калачак һәм ул Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарын уңышлы үткәрүгә зур этәргеч көч булыр дип көтелә.
Универсиаданы каршылап республикада күп төрле чаралар оештырыла. Районда да әлеге җәһәттән күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Универсиадага әзерлек планы эшләнде. Ул үз эченә күптөрле ярышлар, акцияләр, яңа башлангычларны ала. Узган шимбәдә Якты Күл авылы хоккей кырында башкарма комитет, Совет һәм Якты Күл авыл җирлеге командалары арасында итекле хоккей ярышлары узды (җәйгә кадәр барлык авыл җирлекләрендә спорт ярышлары узачак). Якшәмбе көнне исә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә әлеге уңайдан йөзү буенча ярышлар оештырылды. Йөзү белән шөгыльләнүче балалар 50, 100, 200 метр арага баттерфляй ысулы буенча ярышты. Оешма-предприятие һәм шәһәр бистәләре арасында (алар – 16) мини-футбол ярышлары бара. Район-шәһәр мәктәпләрендә спорт һәм туризм идарәсе оешма-предприятиеләрнең спорт коллективлары белән берлектә “Зәй – Универсиаданы каршылап” акциясе үткәрә. Ул һәр мәктәптә үзгә уза. Шәһәребезнең 1нче мәктәбе аны – “Техно”, 2нче мәктәп – “Зәй шикәре” АҖ, 3нче мәктәп – “Җылылык челтәрләре предприятиесе” АҖ, 4нче мәктәп исә ГРЭС спорт коллективлары белән берлектә оештырды. Политехник колледж төрле елларда шушы уку йортын тәмамлаган, спортта уңышлар казанган чыгарылыш укучылары, тренерларны чакырды. Алар арасында – Дөнья, Россия, Татарстан призерлары, гер күтәрүчеләр Рафис Гатин, Алексей Спиридонов, чаңгычы Евгений Аделев. Әлеге спортчылар ничек спортка килүләре, уңыш-казанышлары турында сөйләде. Политехник колледжда спорт эше тиешле югарылыкта куелган, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, тренерлар бар. Әлеге уку йортының гер күтәрүчеләре, чаңгычылары бүгенге көндә дә уңышлы чыгыш ясый.
25 гыйнварда “Энергетик” Мәдәният сараенда, райондагы спорт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалып, “Универсиаданы каршылап” спорт бәйрәме уздырылачак. Әлеге зур чарага “Казан – 2013” башкарма дирекциясе вәкилләре килүе көтелә. Универсиаданы лаеклы – хезмәттә дә, спортта да зур уңышлар белән каршылыйк!