Күптән түгел 90 яшен тутырган Татьяна Сорокина -Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын тырыш хезмәт белән узган җиңүчеләр буынының бер вәкиле. Бу елларда урагын да урган, урман да кискән ул.
Татьяна Филипповна Якты Күл авылында туып үскән. Сугыш һәм аннан соңгы елларда колхозда төрле эштә эшләгән. Ул вакытта кызлар күрше авылларга кул эше белән утырмага йөргәннәр. Сәвәләйгә шулай бер утырмага баргач, кыз авылның чибәр егете Василий белән таныша. Василий эшне озакка сузмый 1948 елның февралендә Татьянаны алып та кайта. Кызлары Наталья тугач, Василий 4 елга армия хезмәтенә алына. Татьяна каенанасы, күкрәк баласы белән кала. Әтиемнең армия хезмәтеннән кайтканын хәтерлим әле, ди Наталья. Василий колхозда электрчы була. Татьяна колхозда пенсиягә чыгар алдыннан клубта җыештыручы булып эшли. Гаиләдә ике кыз, ике ул үсә. Каенанам Варвара яхшы булды, хуҗалыкта эшләште, балалар тәрбияләргә булышты, ди Татьяна түти. Йорт салып керәләр. Тик Василий иртәрәк бакыйлыкка күчә. Балалар, оныкларга куанып яшисе дә бит. Язмыштан узмыш юк... Татьяна түти бәйләргә, тегәргә, чигәргә бик оста булган. Кызларын да кул эшенә өйрәткән. Әле дә тегә ул. Узган ел үзенә халат тегеп кигән. Бүгенге көндә ул кызы Наталья белән гомер итә. Әлмәттә яшәгән кызы әнисе авырып киткәч, бирегә яшәргә кайткан. Улы Иван Түбән Камада - электрчы, Григорий Чаллыда заводта эшли, Зинаида исә -Әлмәттә фармацевт. Сорокиннар гаиләсе - интернациональ, Татьяна түтинең бер килене - татар, икенчесе рус милләтеннән: дус-тату яшиләр. Оныклар-онык-чыклары - 13. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә әлеге нигездән балалар, оныклар өзелми. Татьяна түтинең зиһене яхшы, күзе күрә, колагы ишетә. Соңгы елларда саулыгы китеп тора икән.
-Таза чакта гомер тиз уза, авырый башлагач киресенчә икән, - ди әби.
Узган шимбәдә район башлыгы Татьяна Воропаева, җирлек башлыгы Валерий Маркелов аңа 90 яшь тулуы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентлары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы укып, бүләкләр тапшырдылар. Татьяна Филипповна юбилей көнендә балалары, оныклары, туганнары, авылдашларының күпсанлы котлауларын кабул итте.