Казанда Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк туры дәвам итә. Бу көннәрдә республика мәктәпләреннән җыелган уку алдынгылары математика буенча олимпиадада көч сынашты.
"Ялта-Зәй" чаңгы базасында ярышлар тынып тормый. Узган ялларда биредә чаңгы буенча Татарстан Республикасы укучыларының IX спартакиадасы үтте. Анда 39 командада 300гә якын яшь чаңгычы көчен сынады. Зәй данын 4 малай һәм 4 кыз яклады. Спартакиадада катнашучылар арасында берничә ел көч сынашучылары да, яңалары да бар.