Кышкы каникулда спорт-сәламәтләндерү үзәге бассейны озынайтылган режимда эшләде. Олысы-кечесенә иртәнге сәгать 8дән кичке 11гә кадәр йөзү мөмкинлеге тудырылды. Каникуллар, яллар вакытында бассейнга 1300 кеше йөргән. Алар арасында оешма-предприятие эшчеләре дә бар.