Авыр хезмәт аны сындырмаган

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Яшьлегендә тормышның күп михнәтләрен кичергән, сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә тойган буын вәкилләренә карыйсың да сокланасың һәм кешене авыр хезмәт бетерми, кайгы-хәсрәт килсә, яшәргә көч калмый, тормыш баса, дигән сүзләргә тагын да ныграк инанасың. Бу көннәрдә 90 яшен тутырган 5 баланың кадерле әнисе, 10 онык, 9 оныкчыкның яраткан әбисе, Югары Мәлем авылында кече кызы Валентина белән кияве Венер Талиповлар тәрбиясендә яшәүче Варвара Афанасьевна Кудряшова да моңа кадәр авыру-сыр-хауларга бирешмәгән булган, улы Иван үлеме генә аны бераз бирешергә мәҗбүр иткән. Аның аяклары тыңламый башлаган, колаклары да катыланган. Шулай да әле ул матурлыгын жуймаган: көмеш чәчле башына япкан ак яулыгы, яшьлегенең нинди хезмәт белән үтүен күрсәтүче түшендәге медальләре аны тагын да күркәмли.

Кадерле кешеләрен зурлап төрле җирләрдән җыелган балалары, оныклары белән бергә Варвара әбине шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, авыл җирлекләре башлыклары Фәнзия Николаева, Ләйсән Хөснетдинова котлады. Марсель Хуҗин аңа РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт хатын, район башлыгының котлауларын ирештерде, автоклуб хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте.

Апач авылында күрше-тирәдә данлыклы итекче Афанасий дәдәй гаиләсендә балалар (өч кыз) җитеш тормышта үссәләр дә, иркәләнеп кенә йөрмиләр. Шөгыльле гаиләдә һәркемгә эш җитәрлек була. Шунлыктан нинди генә эшкә алынсалар да, аны җиренә җиткереп, белеп башкара кызлар. Үсеп буй җиткерүгә, Варвараны башка кызлар белән бергә Финляндиягә агач кисү эшенә җибәрәләр. Алар анда зур-зур агачларны кисеп, вагоннарга төяп озаталар. Өч айлап кына эшләргә өлгерәләр, фин сугышы башлана. Пуля яңгырлары, бомба шартлаулары астында аларның үзләрен дә вагоннарга төяп Россиягә кайтарырга әзерләнгәндә, алар вагоны янына бомба төшеп ярыла, шунда бик күп кызлар үлеп кала. Бәхетенә, Варвара исән-имин туган якларына кайтып егыла. Авылга кайткач та кызга артык юанырга туры килми. Бөек Ватан сугышы башланып, ир-атлар яу кырларына алына. Алар урынын авыл хуҗалыгында Варвара кебек кызларга, апаларга, яшүсмер егетләргә, өлкән яшьтә-геләргә алыштырырга туры килә. Варвара да трактор да иярли, сабанчы булып та эшли. Ул михнәтле чорның кайбер аеруча үзәгенә үткән мизгелләрен әле дә исеннән чыгара алмый. Шулай басуда тимер тәгәрмәчле тракторы белән җир сөреп йөргәндә, техникасына ут каба. Тирә-юньдә беркем юк, су әсәре дә күренми. Кыз, ничек итсә итә, утны сүндерә, чәчләре көеп, бит-куллары пешеп бетә. Сугыш тәмамлануга, туган якларына исән калган яралы солдатлар кайта башлый. 1948 елда Сталинградта мотоукчы буларак дошманнарга каршы көрәшеп, исән-имин авылга кайткан Федоровка егете Иван Львович Абрамов белән гаилә корып, 5 бала: Анна, Татьяна, Иван, Михаил, Валентинаны дөньяга китерәләр. Иван дәдәйгә генә балаларының рәхәтен күреп озак яшәү насыйп булмый - 1966 елда дөнья куя.

Сыңар канат булып калдым дип, төшенкелеккә бирелми ул, киресенчә, балалар әтисезлекне тоймасын өчен тагын да ныграк итеп тормышны алып барырга тырыша, балаларын да кул арасына кертә, аларга эленке-салынкы йөрергә ирек бирми. Һәммәсен югары белемле итә.

Озак еллар Түбән Камада яшәп-эшләп, Татарстанның атказанган химигы исеменә лаек булып пенсиягә чыккан улы Михаил әнисе турында горурланып та, яратып та менә ничек сөйли:

- Без үскәндә беркайчан бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәдек, ач-ялангач булмадык. Әни тик утыруны белмәде, аның бер генә минуты да бушка узмады, берьюлы берничә хезмәт башкарды. Төп эше терлекчелектә булса, каравылда да торды, клубны ягып җылытырга да өлгерде. Өстәвенә, әле эшкәртергә чөгендер кишәрлеге дә бирәләр иде. Билгеле, боларның һәркайсына без дә булыша идек. Безнең йорттан беркайчан кеше өзелмәде, чөнки колхоз телефоны безгә куелган иде, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, беркемгә караңгы чырай катмады. Җиңел, йөгерек гәүдәле әниебез Сабантуйларда хатын-кызлар йөгерешендә беренчелекне бирмәде, җыр-биюгә дә һәвәс иде, 70 яшендә дә уеннарның үзәгендә кайнады. Аның авырырга, картаерга вакыты булмады...

Варвара әби әле дә яратып мунча чабына икән. Вакытын иман укып, телевизор карап үткәрә, балаларына хәерхаһлы булып, алар-ның исән-имин яшәвен, ил-көннәрнең тыныч булуын тели. Менә шулай Ходай насыйп иткән гомерен ул балалары кадер-хөрмәтендә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International