УРМАН ШАУЛАП ҮСӘР

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

«Агачлар утырту көне» Бөтенроссия акциясендә зәйлеләр дә актив катнашты. Аның кысаларында Карамалы урманындагы питомникта 15 мең төп агач утыртылды. Яфраклы һәм ылыслы агачлар моның өчен Саба орлыкчылык үзәгеннән махсус кайтартылды. Яңа технология нигезендә ябык тамыр системасы белән үрчетелүче бу яшь үсентеләрнең тиз арада төпләнеп китү мөмкинлеге зур.

Акциядә Зәй урманчылары белән беррәттән, "Меф-ро уилз Руссия - Зәй заводы", ГРЭС, «ТатЭК» предприятиеләре, район Советы, башкарма комитет, "Энергетик" Мәдәният сарае, музыка мәктәбе, почта коллективлары, 5нче мәктәпнең VIII - X сыйныф укучылары катнашты. Алар махсус агач утырту җайланмалары белән яшь үсентеләрне тиз арада җир куенына урнаштыра барды.

- Саба районы орлыкчылык үзәгеннән алып кайткан бу үсентеләрнең бер өлешен без хәзер питомниктагы аерым билгеләнгән мәйданнарга утыртабыз. Ел ярым-ике ел эчендә ныгып киткәч, әлеге яшь агачлар шәһәр урамнарын, паркларны, район авылларын матурлау, яшелләндерү өчен кулланылачак. Шулай ук урманнарыбызны яңа үсентеләр белән баету да - көн үзәгендә, чөнки элегрәк утырткан агачлар картаеп корый, кайбер төр агачлар төзелеш материалы буларак киселә, табигый бәла-казалар да шактый гына зыян китерә. Менә шуларны исәпкә алып та, яшь үсентеләр утырту зарур, - ди "Зәй урман хуҗалыгы" җитәкчесе Эдуард Гущин.

Язгы агач утырту чорында урманчылар 130 гектарда, нигездә чыршы, нарат үсентеләре утыртып, урманнар мәйданын зурайткан. Быелга билгеләнгән план 180 гектар тәшкил итә. Урманнарны баету белән беррәттән, кырлардагы ерганаклы урыннарны агач утыртып ныгыту да мөһим. «Агачлар утырту көне» Бөтенроссия акциясе барышында бу максатка да питомникта аерым үсентеләр үзәгендә, чөнки элегрәк утырткан агачлар картаеп корый, кайбер төр агачлар төзелеш материалы буларак киселә, табигый бәла-казалар да шактый гына зыян китерә. Менә шуларны исәпкә алып та, яшь үсентеләр утырту зарур, - ди "Зәй урман хуҗалыгы" җитәкчесе Эдуард Гущин.

Язгы агач утырту чорында урманчылар 130 гектарда, нигездә чыршы, нарат үсентеләре утыртып, урманнар мәйданын зурайткан. Быелга билгеләнгән план 180 гектар тәшкил итә. Урманнарны баету белән беррәттән, кырлардагы ерганаклы урыннарны агач утыртып ныгыту да мөһим. «Агачлар утырту көне» Бөтенроссия акциясе барышында бу максатка да питомникта аерым үсентеләр билгеләнеп утыртылды, ягъни акциядә катнашучылар урманнарны арттыруга, шәһәр, авылларыбызны яшелләндерүгә, басу-кыр-ларыбызның бөтенлеген саклауга да үз өлешләрен кертте дисәк, ялгыш булмас.

5нче мәктәп укучылары исә акциядә "Объективно" дип аталган мәктәп проектын тормышка ашыру максатын да күздә тотып катнашты. Алар киләчәктә урман мәйданнарын арттыруга саллы өлеш кертергә исәпли. Шулай ук урманнарның чисталыгын саклау буенча да укучылар тикшеренүләре белән республика күләмендә билгеле урыннар алды.

"Зәй урманы" оешмасы җитәкчесе Рамил Мотыйгул-лин киләчәктә күмәк урман утырту көннәре оештыру кирәклеген ассызыклады, бу кешеләрдә урманнарга карата сак караш тәрбияләргә, һичшиксез, ярдәм итәчәк, дип белдерде ул.

Әлеге акциядә катнашучылар соңыннан агач утыртып арыгач, кырда пешерелгән тәмле ухадан авыз итте. Хезмәт белән ял бергә үрелде. Ә үзе утырткан агачларга карап, һәркем горурлык хисе кичерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International