ХЕЗМӘТ - ТӘРБИЯ НИГЕЗЕ

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Узган ел шәһәр-район уку йортлары арасында "Мәктәп проектлары"на конкурс игълан ителеп, иң уңышлы дигәннәре сайлап алынып, аларны гамәлгә ашыру башланды. Әлеге проектлар укучыларга дәресләрдән соң нәрсә белән булса да мавыгу, үзенә шөгыль табу, хезмәт белән тәрбияләү максатыннан эшләнә. Малай-кызлар эшкә дә өйрәнә, төрле сынау-экспериментлар үткәрә, корылмалар уйлап таба. Моның белән алар үзенә канәгатьлек ала. Кыскасы, хезмәт ул - тәрбия нигезе, чөнки кешенең интеллектуаль, әхлакый сыйфатлары һәм зәвыгы хезмәттә үсеш ала. Кем белә, бәлки, укучылар "Мәктәп проекты" аша киләчәккә һөнәр сайлар...

Район башлыгы Татьяна Воропаева бу көннәрдә проектлар үтәлеше белән таныша. Ул Бигеш, Түбән Биш, Югары Лоҗы, Сәвәләй, Иске Маврин мәктәпләрендә булды.

Бигеш мәктәбе "Сәламәтлек витамины" проектын гамәлгә ашыра. Югары Лоҗы мәктәбе - яңа технологияләр буенча бәрәңге, Кадер мәктәбе виктория утыртуда үзен сыный. Сәвәләйлеләрнең "Халык умартачылыгы" проектын иң мавыктыргычы дияргә була. Бу проектны технология укытучысы Игорь Белышев тормышка ашыра. Кышын укучылар технология дәресләрендә умарталар, аларга кирәк-ярак ясады. "Инвестстройсервис" ҖЧШ булышлыгы белән мәктәп 4 баш умарталы булды.

Укучылар Татьяна Воропаеваны проект үтәлеше белән таныштырды: презентация-ләр күрсәтте, остаханәдә умарта, аңа кирәк-ярак ясау, умартачылык буенча фәнни-эзләнү эшләре, умарта ояларына ничек ревизия ясаулары, аларны караулары турында сөйләде. Яшь умартачыларның ничек итеп умарта ояларын киңәйтүләре кызыксыну уятырлык. Иң мөһиме, укучыларда умартачылык белән шөгыльләнү теләге бар.

Татьяна Воропаева Иске Маврин мәктәбенең "Мәктәп курчак театры" проекты белән танышты. Биредә укучылар дәрестән соң курчаклар ясау һәм курчак театры белән мәшгуль. Иске Маврин укучылары дәрестән соң, курчаклар ясап, рус халык әкияте "Теремкәй"не сәхнәләш тергән. Проект җитәкчесе Венера Михайлова әйтүенчә, укучылар проект эшчәнле-ген яратып, зур кызыксыну белән тормышка ашыра. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә мәдәният йортында чыгыш ясарга ниятлиләр.

Район башлыгы шул ук көнне Чыбыклы-ның "Мәктәп паркы", Якты Күл мәктәбенең "Тумышыбыз белән авылдан без" проектлары белән дә танышты. Кыскасы, һәр "Мәктәп проекты" игътибарга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International