Сабантуйлар рухын тоеп

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Узган җомгада "Восток" агрофирмасы Кашкатауда язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Анда «Агрокөч-Төркем» АҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев, район башлыгы Татьяна Воропаева, бүлекчә җитәкчеләре, механизаторлар катнашты. Илдар Гыймадиев язгы чәчү эшләрендә тырышлык куйган бүлекчә җитәкчеләре, белгечләр, механизаторларны котлады. Кашкатауда көне буе җыр-бию тынмады, ә бер читтә ярышлар, милли уеннар оештырылды. Кыскасы, востоклылар Сабантуйга беренче чирканчык алды, ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International