Кече Ватанга хөрмәт тәрбияләнә

2013 елның 1 июне, шимбә

Хәбәр иткәнебезчә, шәһәр-район уку йортларында "Мәктәп проектлары"н гамәлгә ашыру бара. Әлеге проектлар һәрберсе үзгә һәм алар нигезендә укучыларны хезмәт белән тәрбияләү ята.

Поручик мәктәбе "Алма агачы" проектын тормышка ашыра. Моның өчен биредә җирлек, ягъни алма бакчасы бар. Аңа 1998 елда "Заман" хуҗалыгын җитәкләгән Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фалес Вәлиев нигез салган. Ул алма агачларын әлеге бакчага һәм Поручик авылы халкына да алып кайтып тарата. Бүгенге көндә әлеге агачлар үсеп китеп, алма бирәләр инде. Алма бакчасы хәзер Фалес Вәлиев исемен йөртә. Мәктәп узган ел бакчаны үз балансына алып, «Мәктәп проекты» тормышка ашырыла башлады.

Язга кадәр һәр сыйныфка әлеге проектны гамәлгә ашыру бурычы куелды, ди мәктәп директоры Фәнәвия Нуруллина. Бер сыйныф агач утырту технологиясен өйрәнсә, икенчесе сортларны ачыклый. Алар өйрәнгәннәре буенча бер-берсенә мастер-класслар күрсәтә. Алма агачларын утыртуда VIII-X сыйныф укучылары катнашты. Алар бу көнне һәрберсе горурлык хисе кичерде.

Бакчада һәрберебезнең үз алмагачы булачак, бездән соңгы сыйныфлар утырткан агачлар, алма бакчасын тиешенчә тәрбияләсен иде, ди Назилә Йосыпова. Мәктәпне тәмамлагач, без биредә очрашачакбыз, дип сүзгә кушыла башкалар.

Шунысы куанычлы, бу көнне мәктәпкә Фалес Вәлиевнең өлкән улы Фәрит үләнчапкыч бүләк итте. Яшүсмерләр кызык-сынучан халык: Фәрит Вәлиевкә рәхмәт сүзләрен җиткереп, алма бакчасындагы печәнне чабарга да кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International