Укучылар каникулга чыкты. Димәк, ял лагерьлары балаларны кабул итә башлый. Иртәгә мәктәп яны лагерьлары (алар - 22) ишекләрен ача. Аз тәэмин ителгән һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен республика ял лагерьлары һәм шифаханәләргә быел зәйлеләргә 200 юллама бирелер дип көтелә. Алар - «Раздолье» (Чистай), «Радуга» (Чаллы), «Вита» (Бөгелмә) шифаханәләре. Хроник авырулы балаларга ял итүгә юлламалар бирү район үзәк дәваханәсе аша оештырыла (15 юллама).