Зәйлеләр печәнгә төште

2013 елның 1 июне, шимбә

Авыл хуҗалыгында эшне чиратка сала торган түгел: чәчү тәмамланырга да өлгермәде, терлек азыгы әзерләү башланды. Чөнки күпьеллык үләннәрне витаминга бай вакытта чабып алу мөһим. Районда бу эшкә керешелде инде. Күпьеллык үләннәр 8673 гектар мәйдан били. Шуның 100 гектары чабылды. Бу эшне “Восток” һәм “Зәй” агрофирмалары алып бара.

Бүген барлык агрофирмаларда терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканы әзерлеген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “АгроКөч-Төркем” ҖЧШ һәм район белгечләреннән торган комиссия тикшерде.

Быел район буенча бер шартлы терлеккә 35 центнер азык әзерләү, ә күпьеллык үләннәрне беренче кат чабуны 10-15 көндә тәмамлау бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International