Зәйдә йортлар төзекләнә

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Зәйдә күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү дәвам итә. Агымдагы елда муниципаль районда 20 йортта күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы буенча федераль, республика, җирле бюджет, милек хуҗалары средстволарыннан 70 миллион 338 мең сумлык эш башкарыла. Бүгенге көнгә эш 57 процентта (республикада – 69,6) башкарылды. Республика күрсәткеченнән артта калуның сәбәбе – лифт җиһазларын алыштыру буенча подрядчы “Челнылифтмонтаж” оешмасын (лифтларны алыштыру эшен башлау 6 майга планлаштырылган иде) «Карачаровский механический завод» ҖЧШенә алыштыру (яңа график буенча эш 20 июньдә башланды). Лифтларны алыштыру эше 9794820 сумга төшә, ягъни бу капиталь ремонт гомуми бәясенең 13,9 процентын тәшкил итә.

Подрядчы оешмалардан “Хәмиев”, “Заинск-кровля”, “Жилремстройсервис” “Управдом” ҖЧШ эшне яхшы алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International