«Саф су» республика программасы нигезендә Керәшен Мәлеме авылында сУ үткәрү эше башланды. Моңа кадәр авыл халкы суны чишмә-коелардан алды. Халык артезиан суы булачагын шатланып кабул итте.
Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Керәшен Мәлемендә бүген 54 хуҗалык исәпләнә. Суның өйләргә килүе моңа кадәр авыл халкы өчен хыял гына иде. Ниһаять, узган атнада "Теплосервис" ҖЧШ суүткәргеч торбалар өчен траншея казу эшенә кереште. Авылдагы ике урамның озынлыгы 2 километр 300 метр тәшкил итә, проект буенча шушы кадәр арага торба салынып, 5 янгын гидранты урнаштыру күздә тотыла. Авыл башына су башнясы кую, бер скважина казу планлаштырыла.
- Бер атнада егетләр, 610 метр озынлыкта җир казып, торба салырга, ике гидран-тка бетон кыршаулар әзерләргә өлгерде. Эш өчен кирәкле материаллар кайтартыл-ды. Авыл тиздән сулы булачак. Без эшне август урталарына төгәлләргә исәплибез, - ди ширкәт җитәкчесе Рәйхат Гарипов.
Экскаваторларда Илсур Насыйров белән Владимир Фролов эшли, ә слесарьлар Николай Атнюхин һәм Николай Соловьевлар казылган җиргә торбаларны ялгап салу белән мәшгуль. Хезмәткәрләрнең иртәдән кичкә кадәр тырышып эшләве нәтиҗәсендә торба салу күзгә күренеп арта.
- 70 ел шушы авылда гомер итәм. Моңа кадәр суны чишмәдән ташып эчтек. Суның өебезгә килүенә сөенеп туя алмыйбыз. Безнең авыл халкын онытмауларына рәхмәт, -ди Мария апа Максимова.
Авылда һәр йортның диярлек ишегалдында коесы бар. Тик суның составы тикшерелми. Аның эчәргә яраклы булмавы да бик мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева әйтүенчә, 2010 елда күпләрнең коелары бөтенләй сусыз калган, нәтиҗәдә халыкны мондый очракларда су белән тәэмин итү мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Шуңа күрә "Теплосер-вис" хезмәткәрләренә төп суүткәргечне салу белән беррәттән, һәр хуҗалыкка үз хисапларына су үткәрүне оештыру да карала, дип ассызыклый участок мастеры Григорий Носов, ягъни алар теләгән кешеләргә суны өйләренә кадәр үткәреп бирә.
- Агымдагы елда районның су кермәгән ике авылын - Керәшен Мәлеме һәм Зичә-башны "Саф су" республика программасы буенча финанслап, сулы итү планы бар. Бер авылда эшне ничек тиз төгәлләсәк, икенчесе - Зичәбашта ул шулкадәр иртәрәк башланачак, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, элемтә, энергия, юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Әлфия Сөләйманова.