Зәй укытучылары ярышка чыкты

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Республикабыз башкаласында үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлап шәһәребезнең 7нче мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт ярышлары традициясен формалаштыру, иң көчлеләрне ачыклау максатын күздә тоткан әлеге спорт бәйрәме бик җанлы үтте. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 20ләп команда катнашты.

Җиңел атлетика эстафетасы белән башланып киткән ярышлар биеклеккә, озынлыкка сикерү, армреслинг, гер күтәрү, бадминтон, аркан тартышу, ату белән дәвам итте. Гомуми исәп буенча беренче урынга – Аксар мәктәбе, икенчегә – татар гимназиясе, өченчегә Кадер мәктәбе командалары чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International