Бөек Җиңүгә - 70 ел

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Район-шәһәрдә бүгенге көндә 62 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның берсе – 98 яшьлек Александр Шмонов.
Шәһәрдәшебез Александр Тимофеевич Җиңү һәм Хәрби элемтәчеләр көнен дулкынлану белән көтеп ала. Ике дата да аңа якын, кадерле. Берсендә ул җиңү таңын якынайту өчен каһарманнарча сугышса, аннан сугыштан соң ярты гасыр гомерен элемтә хез-мәтенә багышлый. Ел да Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге җитәкчелеге Александр Шмоновның хәл-әхвәлен белешә, Хәрби элемтәчеләр көне белән котлый. Бу аңлашыла, яшьләр үзәгендә радиоклуб түгәрәге эшли. Быел да үзәк директоры Владимир Кипров белән түгәрәк җитәкчесе Сергей Колесников ветеран янында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International