Зәйдә яшь көрәшчеләр бил алышты

2013 елның 29 октябре, сишәмбе
Зәйдә ирекле көрәш буенча Россия Федерациясе спорт мастеры, республика, Идел – Урал төбәге, халыкара турнирлар җиңүчесе, шәһәрдәшебез Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча традицион бәйге үтте. Быел ул 8нче мәртәбә уздырылып, Бөтенроссия турниры статусын алды. Ярышлар 2000 елда туган малайлар һәм 1998 елда туган кызлар арасында оештырылды. Ярышта 158 яшь көрәшче катнашты. Бәйгенең максаты – яшүсмерләр арасында ирекле көрәш төренә кызыксынуны уяту, Костантин Волков үрнәгендә тырыш, максатчан, актив, үз артыннан башкаларны да ияртә алучы сәләтле яшь буын тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International