Хәбәрләр

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Россия салым хезмәте ел саен салым түләүче физик затлар өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә. Быел ул ике көн булачак. 25–26 октябрьдә иртәнге сәгать 9дан физик затлар милкенә, җир һәм транспорт салымнары түләү тәртибе турында якыннан танышырга теләүчеләр инспекциягә мөрәҗәгать итә ала. Салым хезмәткәрләре түләүләр ставкасы, ташламалар турында аңлатачак, муниципаль районга кагылышлы башка кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Белдерү кәгазьләрендә төгәлсезлекләр булганда аларны урында төзәтү мөмкинлеге тудырылачак, сервис хезмәтеннән файдаланырга өйрәтәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International