Эш темплары арта төште

2013 елның 26 октябре, шимбә
Температура түбәнәеп, җирне катыру сәбәпле, шикәр чөгендерен алу темпы арта төште. Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 6539 гектарда татлы тамыр җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 75 проценты. Уңыш - гектарыннан уртача 440 центнер. Иң күп уңыш "Зәй шикәре" агрофирмасында - 601; "Зәй"дә ул - 455, "Во-сток"та - 557, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 350 центнер.
Һава торышы чималны заводка ташу өчен дә мөмкинлек тудырды. Шикәр заводы 528000 тонна чимал кабул итеп, шуның 325625 тоннасы эшкәртте. Шикәрлелек -16,52, пычраклык - 11,5 процент. Завод чималны Зәй, Сарман агрофирмаларыннан, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International