ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2013 ел
шимбә
Район башлыгы Татьяна Воропаева массакүләм мәгълүмат чаралары коллективлары белән очрашты.
Конкурс узды

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Казанда ТР инвалидлар җәмгыяте оешуның 25 еллыгы билгеләп үтелде.
Азык-төлек товарлары сату һәм кайнар ризык әзерләү тармагында санитар таләпләрнең үтәлүен контрольдә тоту, кулланучылар хокукларын яклау  максатында бу өлкәдә эшләүчеләргә аңлату, дөрес эш юнәлеше күрсәтү буенча санэпидстанция бинасында бу айда махсус укулар үткәрелде.
ГРЭСы яшьләре булдыра.


“Пирамида” күңел ачу комплексында эшче яшьләрнең беренче республика фестиваленең гала-концерты булды.
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Виктория” иҗат берләшмәсе, мәдәният сарае җитәкчелеге белән берлектә, Россия Конституциясе көне уңаеннан берләшмәгә йөрүче укучылар белән кичә уздырды
Районда диспансеризацияне барлыгы 7089 кеше үтте.

7
декабрь, 2013 ел
шимбә
Автоклуб хезмәткәрләре инвалидлар декадасы уңаеннан урыннарга чыгып, инвалид балаларның хәлен белешеп, аларга күңелле мизгелләр бүләк итә. Бу көннәрдә алар “Мальвина” курчаклар театры белән Якты Күлдә һәм Чыбыклы авылларында яшәүче ике бала янында булып кайтты.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
Хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. 1 октябрьдән Зәйнең 83 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Алар Новосибирск, Краснодар һәм башка өлкәләр, Севастополь һәм, әлбәттә, Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. 10 егетебез Знаменскида инде. Тиздән аларга тагын унау өстәләчәк. Булачак солдатларның соңгы төркеме 16 декабрьдә китәр дип көтелә.
Зәй шикәр заводына район хуҗалыклары басуларыннан чимал китерү тәмамланды. Завод барлыгы 809622 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте. Узган ел бу күрсәткеч 703373 мең тонна иде. Иң күп чималны заводка “Зәй шикәре” агрофирмасы тапшырды – 169486 тонна, бу күрсәткеч “Восток” агрофирмасында – 127046, “Зәй”дә – 110230 тонна тәшкил итә. Завод хезмәткәрләре кабул ителгән чималның 602568 тоннасын эшкәртеп, 80005 тонна шикәр комы алды. Чимал эшкәртү тулы куәткә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International