Мәгариф һәм тәрбия

2013 елның 28 декабре, шимбә
4 мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының республика конкурсы район этабы узды. Әлеге бәйге һәр ел саен тормыш иминлеге нигезләре дәресләренең дәрәҗәсен күтәрү, бу юнәлештә талантлы укытучы-педагогларны барлау, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, яңа технологияләрне җәелдерү, укучыларның гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге сыйфатын күтәрү максатында оештырыла. Быелгы бәйгедә укытучылар 30 минутлык ачык дәрес күрсәтте, иҗади эшләрен тәкъдим итте, презентация ясады. Финал өлешендә өч педагог көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны 7нче мәктәптән Сергей Петрушенко, икенче урынны 2 мәктәптән Рөстәм Мәһдиев, өченче урынны 4 мәктәптән Алексей Ревин алды. Беренче, икенче урыннарны алган педагоглар район данын төбәк ярышларында яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International