Тиздән соңгылары китә

2013 елның 6 декабре, җомга
Хәрби хезмәткә көзге чакыру дәвам итә. 1 октябрьдән Зәйнең 83 егете Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Алар Новосибирск, Краснодар һәм башка өлкәләр, Севастополь һәм, әлбәттә, Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк. 10 егетебез Знаменскида инде. Тиздән аларга тагын унау өстәләчәк. Булачак солдатларның соңгы төркеме 16 декабрьдә китәр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International