Махсус укулар үтте

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Азык-төлек товарлары сату һәм кайнар ризык әзерләү тармагында санитар таләпләрнең үтәлүен контрольдә тоту, кулланучылар хокукларын яклау  максатында бу өлкәдә эшләүчеләргә аңлату, дөрес эш юнәлеше күрсәтү буенча санэпидстанция бинасында бу айда махсус укулар үткәрелде. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре , хезмәткәрләре  – барлыгы 42 кеше укуларда катнашты. Гомумән, ел башыннан санитар табиблар, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре районыбызда 113 сәүдә тармагы хезмәткәренә өстәмә белем бирде. 2014 елда әлеге юнәлештәге эшне дәвам итеп, тагын 145 хезмәткәрләрне укыту күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International