Төп Законга багышлап

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
“Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Виктория” иҗат берләшмәсе, мәдәният сарае җитәкчелеге белән берлектә, Россия Конституциясе көне уңаеннан берләшмәгә йөрүче укучылар белән кичә уздырды. Конституция тарихы буенча викторина, хәрби-патриотик җырларга бәйге, танып-белү уеннары оештырылды. Һәр бәйге, викторинада кеше хокуклары һәм ирекләре кызыл җеп булып сузылып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International