Югары бәяләнде

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Казанда ТР инвалидлар җәмгыяте оешуның 25 еллыгы билгеләп үтелде.  Анда Зәй районы инвалидлар җәмгыяте эшчәнлеге югары бәяләнде. Җәмгыять рәисе Илдус Талипов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты һәм ТР инвалидлар җәмгыяте Мактаулы әгъзасы күкрәк билгесенә лаек булды. Җәмгыятьнең актив әгъзалары Антонида Николаева белән Әнисә Шәфиева – Бөтенроссия, Альберт Мөхәммәдиев белән Валерий Фролов Татарстан инвалидлар җәмгыятьләре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International