Зәй музыка мәктәбе укучылары үз талантларын төрле бәйгеләрдә сынауны дәвам итә. Бу көннәрдә Чаллыда үткән “Җиде нота” IV республика бәйгесендә Анна Студёнова һәм Кристина Краснова дуэты I дәрәҗә лауреат булды. Ә Юлия Стрелкова белән Дима Рафаилов III дәрәҗә лауреат исемен алды. Чистайда узган “Кама мозаикасы” VII республика фестиваль-конкурсында думбрада уйнаучылар ансамбле – II, Алина Ярцева, Лиза Тимофеева III дәрәҗә лауреатлар дип танылды.