ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2014 ел
шимбә
Республиканың сәләтле балалар белән эшләү үзәге еш кына төрле конкурслар үткәрә. Бу көннәрдә үзәк сәнгатьле уку техникасы буенча конкурс оештырды. Анда Югары Мәлемнән башлангыч сыйныф укучылары Эльза Гайфуллина, Николай Прохоров, Регина Насыйрова катнашты. II сыйныф укучысы Эльза Гайфуллина җиңү яулады.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яз әлеге тармак хезмәткәрләре өчен шәһәрне, бистәләрне чистарту, матурлау буенча мәшәкатьле чор булса да, һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү форсаты да. Тантанада бу өлкәдә хезмәт куючылар еллык эшчәнлеккә йомгак ясады.
Буген, "Энергетик" Мәдәният сараенда "Ядегәр" татар халык театры Илфат Фәйзрахмановның "Түбә" драмасын күрсәтә. Шунысы игътибарга лаек, спектакль сәхнәгә күренекле якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фоат Зарипов җитәкчелегендә куела.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен быел да зурлап билгеләп үтте. Бәйрәмдә иң-иңнәр котланды, бер төркем мәдәният хезмәткәренә район башлыгы грантлары тапшырылды. Соңыннан район-шәһәр мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре һөнәри осталыкта ярышты.
Республикада балалар, яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәте үсеше һәм аны популярлаштыру, хокукый тәрбия нигезләрен,үзаңны ныгыту максатында мәктәпләрдәге профилактик отрядларны барлау, аларны хокук саклау хәрәкәтләрендә актив катнашырга өндәү юнәлешендә бәйге дәвам итә.
Татарстанда "Ел тәрбиячесе-2014" бәйгесенең төбәк этаплары старт алды. Аның бер өлеше ике көн дәвамында безнең "Уймак кыз" балалар бакчасында бик җанлы үтте. Бәйгедә Мамадыш, Түбән Кама, Сарман, Алабуга, Зәй районнары балалар бакчаларыннан 15 тәрбияче көч сынашты.
Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банкы президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды, Бердәм Россия партиясе белгечләре 2014 нче елның 6 мартында Хатын –кызлар көне уңаеннан ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 17 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зәйнең Югары Мәлем авылында Олимпия чемпионы Федор Симашев призына унынчы мәртәбә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары үтте. “Мәлемнең чаңгы юллары” дип аталган чарада Югары Баграж, Сарсаз-Баграж, Керәшен Мәлеме, Кәдек, Сармашбаш, Югары Мәлем авылларыннан командалар катнашты.
Югары Лоҗы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне һәм Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан хәрби спорт уеннары узды. Аңа хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов белән РОСТО ДОСААФның Зәй бүлеге җитәкчесе Фаиз Гәрәев чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International