Көрәшчеләр Әлмәткә җыелды

2014 елның 15 феврале, шимбә
13 февральдә Әлмәт Татарстанның иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды. Биредә “Ватаным Татарстан” газетасы призына каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча 51нче республика ярышлары башланды. Турнир җомга көнне тәмамланачак. Анда Зәйдән дә көрәшчеләр командасы катнаша.
Шунысын да әйтик, Татарстан Республикасының милли көрәш федерациясе һәр елны татарча көрәшне пропагандалау буенча журналистлар арасында бәйге дә оештыра. Әлмәттәге ярышларда аңа нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең газета хезмәткәре Рәзимә Кашапова да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International