Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр бер-берсенә битараф түгел
2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
Зәйлеләр үзләренең игелекле эшләргә әзер булуларын район җитәкчелеге игълан иткән “Мәрхәмәтлелек акциясе”нә кушылулары белән янә раслады. Үзәк китапханәдә бер склад капчык-капчык кием-салым, кирәк-ярак, уенчыклар белән тулды. Кемдер кулланылышта булган киемнәр, кемнәрдер өр-яңаларын китерде. Халыкның бер-берсенә шулай ярдәмчел булуы – сокландыргыч хәл. Хәзер исә авыл җирлекләрендәге аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләргә махсус автобуста җыелган кием-салым һәм кирәк-яраклар таратыла. Чәршәмбе көнне “Мәрхәмәтлелек автобусы” Ал Бистәсе, Яңа Спас, Урсай, Бохарай авыл җирлекләренә юл алды. Аны Советның аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Роза Вәлиева озатып йөрде.
Ал. Бистәсе авыл җирлеге бинасында автобус килгәнне бер төркем хатын-кыз көтеп тора иде. Араларында, ике-өч, дүрт-биш баласы, эшсез булганнары да бар. Кемдер балаларына, бериш хатын-кыз исә үзләренә кием, кирәк-ярак сайлап алды. Мәктәптә укучы ике кызым бар, сайлаган киемнәр аларга, һичшиксез, охшаячак, ди Ирина Каштанова. Кайбер өс киемнәренең өр-яңа булуына куанычын яшермәде ул. Улым һәм кызыма өс киемнәренең җәйгесен дә кышкысын да сайладым, ә менә аяк киемнәренә ихтыяҗ бар, ди Светлана Тукранова. Хатын-кызлар киемнәрне сайлап, пакетларына сала тора. Гөлнара Сәхабединова шактый әйбер җыйнады, аның дүрт улы бар. Өлкән улым Руслан Зәйдә укый, күпчелек киемне укучы улларым Валера, Костя һәм Ярославка сайладым, кыскасы, мәктәптән аларны кием- салым белән каршылыйм, ди ул. Хатын-кызларның сөенеч һәм рәхмәтләренең чиге юк, ә балалар алардан ныграк куаначак. Калган авылларда да хатын-кызлар “Мәрхәмәтлелек автобусын” көтеп алды. Автобус шулай һәр авыл җирлегенә чыгачак
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз