ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Болгар шәһәрендә баскетбол буенча укучылар арасында Татарстан беренчелегенә Х Спартакиаданың финал ярышлары булып үтте.
11 команда арасыннан безнең кызлар 3 урынны алдылар. 1-Мамадыш, 2-Аксубай.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
Район терлекчеләре “Нива” хуҗалыгында район башкарма комитеты җитәкчесе катнашында 4 айлык эшкә нәтиҗә ясадылар. Дүрт Мунча сөтчелек комплексында алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.
Мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар булачак. Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә әзерлек уңаеннан, Зәйдә партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның сайлаучылар (выборщики) белән очрашулары башланды.
Быел җәйнең иртә килүе, язгы кыр эшләренең дә иртә башлануына китерде. Кыр эшләре кызу темплар белән башланып китте,- диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Нургата улы Гәлиәхмәтов.
Җиңү Бульвары, 9 май –Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тагында да матурланды.Сугышчы- азат итүче һәйкәле, герой якташлар бюсты нигезе, Бульварның керү өлеше, анда куелган яктырткычлар яңартылды. Шулай ук, үзәктә урнашкан фонтанга реставрация ясалды. «Тыл хезмәтчәннәренә» багышланган композиция урнаштырылды

5
май, 2015 ел
сишәмбе
“Җиңүчеләргә чәчәкләр” гуманитар проекты кысаларында Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ш. Ш. Галәветдинов янында 5нче мәктәп директоры Игорь Биканов, “Бердәм Россия” партиясе башлангыч оешмасы секретаре Мария Гарәпшина һәм бер төркем укучылар булды.
1 майда Зәйнең "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйдан авыл үзешчәннәре чыгышлары белән шау-гөр килеп торды. Биредә февраль, март, апрель айлары дәвамында барган "Җиңү салюты" халык иҗады фестиваленең авыл җирлекләре арасында үткән бәйгесенә йомгак ясалды.
30 апрельдә район мәдәният йортында үткән “Карга боткасы” татар бәйрәмендә 80 гә якын кеше катнашты.
Анда эшләүче хезмәткәрләр коймак һәм ботка әзерләгән арада, балалар җырлар җырлап, биеп, күңел ачтылар, “Түбәтәй”, “Алтын капка”, “Боталчык” уеннарын уйнап алдылар.
Бөек Җииңүнең 70 еллыгын каршылап Зәй районы авылларында да үзенчәлекле чаралар оештырыла. Яңа Маврин авылында калкып чыккан искиткеч матур обелиск әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен “Елховнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең зур бүләге.
Зәй музыка мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан пианист, халыкара конкурслар лауреаты Лия Нигъмәти “Онытылырга тиеш түгел...” дип аталган концерт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International