Җиңү Бульвары яңартылды.

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
. Сугышчы -азат итүче һәйкәле артына, авыр сугыш елларында Ватаныбыз иминлеге өчен , завод -фабрикаларда һәм басуларда фидакарь хезмәт куйган тыл батырларына куелган истәлек ташы урнаштырылды, чернобыльчеләргә куелган истәлек ташы фонтан янына күчерелде.Бу эшләрнең авторы шәһәребезнең танылган рәссам һәм скульпторы Фазыл Шиһапов. Барельф ике яклы: бер ягында тыл батырлары, икенче якта сугыш эпизоды сүрәтләнгән. Монда төп 4 образны: станок артында эшләүче яшүсмер, иген игүче, хатын-кыз-ана, хәрби завод эшчесен күрергә була. Төп максат: сугыш һәм хезмәт ветераннарына куелган һәйкәл, геройларны, мәңгелек ут һәм тупны бергә берләштереп мемориаль комплекс төзү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International