Зәйдә авыл үзешчәннәре фестиваленә йомгак ясалды

2015 елның 5 мае, сишәмбе
Иң-иң үзенчәлекле, үтемле дип табылган чыгыш-тамашалардан, яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан гала-концерт тәкъдим ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов зәйлеләрне 1 нче май - яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте, агымдагы елның районда "Хезмәт кешесе елы" буларак игълан ителүе дә чын хезмәт батырларын зурлау, хөрмәтләү максатын күздә тота диде һәм фестивальнең җиңүчеләренә дипломнар тапшырды. Беренче урынга Бигеш, икенчегә Дүрт Мунча, өченчегә Сәвәләй һәм Якты Күл авылы иҗат төркемнәре лаек булды. Тетрлаштырылган тамашаларны ачык сәхнәдә тамашачыларга тәкъдим иткән үзешчән сәнгать осталары артистларча күрсәтә алулары белән сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International