Зәй районы терлекчеләре 4 айлык эшкә нәтиҗә ясадылар

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Район хуҗалыкларында 18248 баш мөгезле-эре терлек бар, шуларның 5384 савым сыеры. Апрель аенда тулаем савым 2133 тонна тәшкил иткән, бу март ае белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Сөт продукциясенең нәтиҗәлелеге үзгәрмәде.
Хуҗалыклар җәйге лагерьларны ремонтлауны тәмамладылар. Кыска срокта лагерларга күчү эше алып барыла. Район буенча барлыгы 18 көтүлек булачак, шуның 10 сы савым көтүе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International