Зәйнең Яңа Маврин авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңа һәйкәл-стела

2015 елның 5 мае, сишәмбе
Мемориаль объект районыбызның мөхтәрәм заты, хезмәт ветераны Семен Гудошников һәм Иске Маврин җирле үзидарәсе иницативасы белән төзелде. Һәйкәл-стела Яңа Маврин авылыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан исән кайтып авыл тормышын күтәрүгә тиңдәшсез өлеш керткән, шул чорларда тылда хезмәт куйганнарга, сугыш чоры балаларына атап эшләнде. Аны ачу тантанасы 8 майда оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International