Зәй районында шикәр чөгендере,арпа,солы һәм берьеллык үсемлекләрне чәчү дәвам итә.

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Бүгенге көндә язгы культуралар 14000 гектар, шул исәптән арпа 10200 гектар, (бу исә планлаштырылган мәйданның 83%ы), солы 200 гектар, берьеллык үләннәр 2300 гектар, шикәр чөгендере 1300гектар. Чәчү алды эшкәртүләре 14000 гектар мәйданда күпьеллык үсемлекләрне тырмалау 7800 гектар, кышкы культураларны 6800гектар, туңга сөрелгән җирне тырмалау 52100 гектарда башкарылды. 25,26 апрельләрдә чәчелгән арпа аеруча тиз тишелеп чыкты. Бүгенге көндә “Зәй” агрофирмасы 14 чәчү агрегатының 6 сы, Аксар-Шепкә җирлекләрендә эшли.
Шикәр чөгендерен чәчү 30 апрельдә башланды-, ди агрофирма агрономы Нияз Закирҗанов, Бу басуда берничә төр шикәр чөгендере чәчеләчәк, бу тәҗрибә үткәрү өчен кирәк. Сыйфатлы орлык, ашлама, ягулык чыгымнары һәм кайнар аш белән тулысына тәэмин ителгән. Район Башкарма комитеты җитәкчесе , Агросила Групп ҖЧШ генераль директоры агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә төп эшне алып баручы механизаторлар белән очрашып, чәчү барышы белән даими рәвештә танышып торалар. Бу исә киләсе ел уңышының нәтиҗәсе бердәм хезмәт җимеше икәнен аңларга мөмкинлек бирә.Барыбызның да алда бер максат, чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп башкарып чыгу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International