ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
30 апрельдә район мәдәният йортында үткән “Карга боткасы” татар бәйрәмендә 80 гә якын кеше катнашты.
Анда эшләүче хезмәткәрләр коймак һәм ботка әзерләгән арада, балалар җырлар җырлап, биеп, күңел ачтылар, “Түбәтәй”, “Алтын капка”, “Боталчык” уеннарын уйнап алдылар.
Бөек Җииңүнең 70 еллыгын каршылап Зәй районы авылларында да үзенчәлекле чаралар оештырыла. Яңа Маврин авылында калкып чыккан искиткеч матур обелиск әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен “Елховнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең зур бүләге.
Зәй музыка мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан пианист, халыкара конкурслар лауреаты Лия Нигъмәти “Онытылырга тиеш түгел...” дип аталган концерт бирде.

30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй шәһәр Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә шәһәр башкарма комитетының 2014 елдагы эшчәнлеге, 2014 ел өчен шәһәр бюджеты үтәлеше, шәһәр Советы депутатларын сайлау өчен бермандатлы сайлау округлары схемаларын раслау һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Зәй районы җитәкчесе район-шәһәрдә баручы төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып, андагы проблемаларны урында хәл итте, эшне үз вакытында, сыйфатлы башкару бурычын куйды.
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаил кызы Зәй муниципаль районында булып китте
29 апрель көнне яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова язгы чәчүгә беренчеләрдән булып керешкән яшь механизаторларга вымпел тапшырды. Ул “Зәй шикәр” агрофирмасының “Маяк” һәм “Сәвәләй” бүлекләрендә булып аларның эшләре белән танышты һәм аларга уңышлар теләде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәп укучылары һәм укытучылар үзәк хастаханәдә булып авыру ветераннарга чәчәкләр букеты тапшырдылар.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Имәнлебаш һәм Аксар авылларында килгән кунакларны һәм авыл халкын татар гаиләлерендә әни тәрбиясендә туган баланы карау йоласын күрсәттеләр. Кунаклар ролендә район мәдәният хезмәткәрләре һәм “Сөембикә” җурналы баш редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллина, директор урынбасары Рәмзия Кашапова булдылар.
Авыл хезмәтчәннәренә кызу эш көннәре башланды. Районның барлык хуңалыкларында язгы культураларны чәчүгә керештеләр. Бүгенгесе көндә 660 гектар күләмендә арпа чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International