Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2520 гектарда алынып, 97020 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 30 проценты.
Алабугада ат спорты буенча Кама аръягы нефтьчеләре кубогына ачык республика ярышлары узды. Анда Зәйдән Екатерина Герасимова балалар арасында Профессор кушаматлы ат белән финишка икенче булып килде.