Балалар татар биюенең тарихын өйрәнәләр

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Шәһәр мәдәният йортының бию залында игелекле акция үтте. Ул “Татар биюенең тарихы” – дип атала. Бию коллективы җитәкчесе Анастасия Трофимова балаларга татар киемнәренең үзенчәлеге, алардагы бизәкләрнең, бизәнү әйберләренең матурлыгы, чигеп ясалган рәсемнәрнең милли үзенчәлеге барысы турында да Анастасия җентекләп аңлатты. Әлеге традиция тамырлары белән еракта калса да, алар бүгенгесе көнгә кадәр сакланып килгән.
Аннан соң җитәкче төрле бию алымнарын күрсәтте. Күп кенә балалар бию осталыгы белән түгәрәккә язылып якыннанрак танышырга теләкләрен белдерделәр. Чөнки бию кешене тәрбияли, җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International