Иске Зәйдә игелекле әйләнә-тирә мохитны саклау акциясе үтте

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Иске Зәйнең мәдәният йортында әйләнә-тирәне саклау игелек акциясе үтте. Ул “Район мәдәният йорты-безнең йорт” дип аталды. Акция кыссаларында «Юнити» бию студиясе волонтерлары мини паркны чүп-чардан арындырдылар. Оештыручылар игелекле эшләрнең азагы күңелле тәмамланасына ышанып эш иттеләр, чөнки чисталык һәр кеше күңеленә яктылык, матурлык һәм яхшы кәеф өсти. Чара районда һәм республикабызда үткәрелә торган “Көзге игелекле атна” кыссаларында үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International