ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
8-10 сентябрьдә Казанда Х иреклеләр форумы узды. Форумда 36 районннан 140 катнашучы җыелган. Форумның максаты-ирекле теләк белдерүчеләрнең Татарстан Республикасында киң колач алуын тәэмин итү
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре “Аларның исемнәре беркайчан да онытылмаячак” экскурсион шөгыле белән коррекция мәктәбендә булдылар. VI-VII сыйныф укучыларына 1941 елгы чыгарылыш укучылары язмышы, солдат медальоннары, яшьтәшләре – эзләнү отрядлары әгъзалары турында сөйләделәр.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2610 гектарда алынып, 105705 тонна татлы тамыр җыелды.
2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә
Зәй үзәк китапханәсендә кечкенә укучылар өчен “Исәнме китап йорты!” дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары катнашты.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында “Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү” республика программасы буенча ремонт эшләре бара, алар маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак. Поручик терлекчелек комплексында исә әлеге күләмле төзекләндерү эшләре тәмамланды инде.
Яңа уку елы башлану белән туган якны өйрәнү музеенда түгәрәк ачылды. Анда балаларны хәзерге тормышка яраклашу өчен әзерлилиәр.Түгәрәкнең программасын укучылар бергә әзерлиләр.
Федераль закон нигезендә беренче 20 канал федераль канал исемлегендә тора һәм устав нигезендә 14 сентябрьдән федераль канал дип 27 канал исәпләнә. Шуңа күрә региональ каналлар 20 каналдан соңгылары була.
Күбебез белә инде – безнең шәһәр 1652 елда барлыкка килә. Шул дәвердә шәһәрнең рәвеше күп тапкырлар үзгәрде. Шәһәрнең килеп чыккан өлеше – мәктәп тауындагы ныгытмалар шулай ук 3 гектарлы җирне биләп, туры почмак формасында алты манаралы булган һәм ул җирле халыкны күчеп йөрүче качаклардан саклап торган.
Зәйдән ике рәссам Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйгесендә катнашып җиңү яуладылар. Кул эшләре гамәли-куллану җанрында Юрий Некорыстнов беренче урынны алды, ә “Күмәк портрет” ж жанрында Виктор Хрулев икенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International