Бәләкәй зәйлеләргә китапханәдә ачык ишекләр көне үткәрделәр

2015 елның 18 сентябре, җомга
Зәй үзәк китапханәсендә кечкенә укучылар өчен “Исәнме китап йорты!” дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада татар гимназиясенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Балаларны китапханәнең бүлекләре белән таныштырдылар, китапханәгә язылу тәртибе, мини-музей эше белән таныштырдылар. Здәбият Елы уңаеннан әзерләнгән “Искиткеч исем-китап ул” дип исемләнгән күргәзмәне карадылар, рәсемнәр китабын һәм уенчык китаплар белән таныштырдылар.
Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә : -балаларга таныштыру кичәсе бик тә охшады, алар барысы да нәни китап укучылар төркеменә керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International