Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 31,1 процентында алынды

2015 елның 18 сентябре, җомга
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2610 гектарда алынып, 105705 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 31,1 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 405 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International