И.А. Бунин иҗатына багышланган экспозиция

2015 елның 23 октябре, җомга
22октябрьдә шәһәр мәдәният йортында И.А. Бунин иҗатына багышланган “Баючы яктылык...” дип исемләнгән презентация үтте. Аны китаханәче Роза Билалова һәм укытучы Тамара Горина әзерләделәр. Китапханәдә язучыга багышланган күргәзмә оештырылды. Чара барышында 4 сыйныф укучыларына язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Балаларга язучы иҗатыннан әлегә таныш булмаган шигырьләр укыдылар. Шагырьнең иҗаты төрле буяуларга бай, җиңел истә кала һәм күз алдына килә торган чынбалык хөкем сөрә. Бунин әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе алган беренче рус язучысы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International