Мәктәп укучылары рус язучысының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Әдәбият елы кысаларында, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, 7 нче филиал китапханәчесе Рәзинә Билалова һәм педагог Тамара Горина рус язучысы Иван Алексеевич Бунинның тууына 145 ел (1870-1953) тулуга багышланган чара уздырдылар. 4 нче сыйныф укучылары язучының биографиясе һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Китапханәдә язучы әсәрләреннән күргәзмә дә төзелде.И.А.Бунин әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә ия булган беренче рус язучысы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International