Фәрдиев исемендәге паркта - “Сәламәтлек көне”

2015 елның 24 октябре, шимбә
Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә саулыкларын ныгытучылар Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында уздырылган “Сәламәтлек көне”ндә катнаштылар. Бу көнне һәркем скандинавия йөреше, сәламәтләндерү гимнастикасы ясау буенча үз осталыкларын һәм көчләрен сынады. Әлеге чарада катнашучылар көч тә сынашты, кәефен дә күтәрде. Чыннан да, саф һавада йөрү, сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә йокыны да яхшырта. “Сәламәтлек көне” дип исемләнгән чара Парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International