ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Яңгыр һәм юеш кар чөгендер алу эшләрен бераз тоткарлады. Бүгенгесе көнгә районыбыз кырларында 13 РОПА комбайны, 2 америка комбайннары эшли. Чөгендер барлык мәйданның 88 процентында – 7410 гектар мәйданда алынган. 311 мең тонна татлы тамыр җыелган.
Кичә Зәйнең үзәк китапханәсендә халыкны шәхси сораулары белән Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте. Кешеләрнең депутатка мөрәҗәгатен район башлыгы Разиф Кәримов та тыңлады. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гомумхалыкны борчыган мәсьәләләргә кагылды.
26 октябрь көнне кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары өчен “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасына керү өчен сайлап алу бәйгесенә гаризалар алу башалана.
Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда традицион хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Аны яшьләр эшләре идарәсе хәрби комиссариат белән берлектә оештырды.
27 октябрьдә хезмәт кешесе елы кыссалрында “Урман дөньясы” экологик туристлар үзәгендә 5 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.
22-24 октябрь көннәрендә, Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион турнир булып үтте. Әлеге турнирның 20нче мәртәбә оештырылуы. Зәйдән анда ике командада 12 көрәшче үзләрен сыный.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Сарман аграр көллияте базасында республиканың яшь комбайнчылары арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" ("Славим человека труда") дип исемләнгән конкурсның икенче этабы узды. Анда 15 районнан килгән 30 яшькә кадәрге алдынгы комбайнчылар катнашты.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru гаилә теркәүгә гариза бирү хезмәте камилләштерелде. Моңа кадәр Портал аша гаилә теркәүгә якынча гариза биреп була иде. Аны биргәннән соң ЗАГС бүлегенә барып, гаризанең кагәзъ экземплярын бирергә кирәк иде.
23 октябрь көнне туган якны өйрәнү музеенда иске зәйнең эшче яшьләре өчен “Яшьләр булдыра” дигән викторина үтте. Анда яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм “Каенкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 7410 гектарда алынып, 310800 тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 88,2 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 419 центнер тәшкил итә. Басуда тәүлек дәвамында 11 “Ропа” комбайны эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International