Зәйдә чәй серләрен ачтылар

2015 елның 24 октябре, шимбә
23 октябрьдә Шәһәр мәдәният йортында гаилә традицияләренә кушылып түгәрәк өстәл артында чәй серләрен өйрәнделәр. Чәй, әдәбият, сәнгать – алар ачып бетергесез тема. Чәй – иң күркәм эчемлек, безгә борынгы заманнан килгән. Ул сусауны гына басып калмый, ә арыганны бетерә, дәрт һәм көч өсти, төрле халыкларны берләштерә. Гете чәй турында әйткән: “...Чәй тәнне сихатьләндерә, рухны сәләмәтләндерә, йөрәкне йомшарта, уйларны уята, ялкаулыкны куа” – ди ул. Түгәрәк өстәл артында халык көйләрен башкаручы “Ивушка” ансамбле һәм “Хатын-кыз бәхете” клубы әгъзалары катнашты. Җылы, дустанә мөнәсәбәттә үткән чарада чәйнең төрле сортлары турында сүз барды, аларны төрле тәм том белән татып карау мөмкинлеге дә булды. Дуслар белән чәй өстәле артында ничек күңелле! Уен, көлке, җыр һәм юмор белән ул тагын да файдалырак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International